Язгы ташу башлана, чара күрү сорала
Быел Татарстанда язгы ташуның көчле булуы фаразлана. Чөнки кар катламы уртача еллык күрсәткечләрдән якынча 20-25 процентка артыграк. Һава температурасы кискен күтәрелсә, түбәнлектә, елга буйларында урнашкан территорияләрне су басу куркынычы да бар.